"Актаныш" агрофирмасы Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

"Актаныш" агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев Казанда узган "АГРОВОЛГА - 2024" агросәнәгать күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

"Актаныш" агрофирмасы заманча сулыш белән алгарышта барган хуҗалыкларның берсе. Кайсы гына тармакны алсак та, һәр хезмәткә фәнни яктан якын килеп эшлиләр. Күрсәткечләре дә сөендерә.

«Агрофирма җитәкчесе Рамил Вәлиевны, хезмәткәрләрне ихластан котлыйм. Алар бу дәрәҗәле бүләккә күптәннән лаек» дип искәртте район башлыгы Ленар Зарипов үзенең рәсми Телеграм каналында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International