Казанда "АГРОВОЛГА - 2024" күргәзмәсе ачылды

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Казанда "АГРОВОЛГА - 2024" күргәзмәсе ачылды. Инде өченче ел бу уникаль вакыйга Татарстан гына түгел, тулаем Россия аграрийларын берләштерә.

Быел авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр, үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы продукциясен цифрлаштыру, саклау, эшкәртү өлкәсендәге казанышларын һәм яңа эшләнмәләрен Россия генә түгел, Кытай, Беларусь Республикасы, Төркия һәм Ираннан килгән чит ил компанияләре дә күрсәтәчәк. Гомумән алганда 400 дән артык компания катнаша.

Күргәзмә 48 гектар мәйданда урнашкан. Күргәзмә павильонын гына түгел, ә экспоцентрга тоташкан территориянең күпчелек өлешен дә үз эченә алган.

Бүген әлеге чарада район башлыгы Ленар Рафак улы да катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International