Район ветераннарының спартакиадасы 9 октябрьдә “Иман” спорт комплексында булды. Анда 28 команда булып 246 өлкәнебез катнашты. Һәр елдагыча спартакиаданың программасында булган 8 спорт төренең (йөзү, ату, эстафета, шахмат, гомуми физик әзерлек, өстәл теннисы, дартс, аркан тарту) һәрберсендә кызу ярыш барды, өлкәннәребез яшьлек дәрте белән көч сынаштылар. Нәтиҗәдә район үзәгенең җыелма командасы барлык ярыш төрләрендә дә тигез барып, быел да алдынгылыкны бирмәде. Иске Кормаш авыл җирлеге ветераннары командасы икенче, ә Киров авыл җирлеге командасы өченче урынны яулады
с
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)

.jpg)
.jpg)