Бүген Актанышта махсус хәрби операциядә һаләк булган авылдашыбыз Таҗетдинов Рушан Рәшид улы белән хушлаштылар.
Матәм мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, мәрхүмнең якыннары, туганнары, дуслары катнашты.
"Хөрмәтле Рәшид абый, Фатыйма апа, Бу кайгылы көнне нинди генә сүз әйтсәң дә аздыр... Авыр кайгыгызны уртаклашабыз, сабырлык телибез. Сезнең улыгыз чын батырлык үрнәге. Рушанның урыннары җәннәттә булсын. Башка егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын иде..." дип кайгы уртаклашты Ленар Рафак улы.
Таҗетдинов Рушан Рәшид улы 1975 елның 29 апрелендә Актаныш авылында туган.
2024 елның 21 февралендә, илебез тынычлыгы өчен барган көрәшкә кушыла. Кызганыч, агымдагы елның 9 мартында каты бәрелешләрдә яраланып, һаләк була.
Рушан Рәшид улы сугыш бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнгән.
Мәрхүмнең якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Ул безнең күңелләрдә мәңгелеккә батыр сугышчы булып сакланып калыр.