"Ак Барс" БАНКы вәкилләре Актаныш районы эшкуарларын ислам банкингы белән таныштырды

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

Бүгенге көндә шактый кеше бизнеста һәм көнкүрештә мөселман кануннары нигезендә яши. Әлбәттә, ислам финанс инструментларына да ихтыяҗ бар. “Ак Барс” банкы бу өлкәдә бик күп мөмкинлекләр тәкъдим итә: дебет карталары, исәп-хисап счетлары һәм шәригать кануннары буенча күчемсез милек алуны да финанслый.

Бүген “Яшьлек” үзәгендә узган очрашуда, “Ак Барс” банкы вәкилләре Актаныш районы эшмәкәрләрен шәригать кануннары нигезендә формалаштырылган финанс продуктлары белән таныштырды.

Чара, ТР Рәисе каршында оешкан эшмәкәрләрне яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Актаныш районы буенча җәмәгать вәкиле, «Правовед» юридик оешмасы җитәкчесе, озак еллар район сайлау комиссиясен җитәкләгән, махсус хәрби операциядә катнашып, госпитальдә авыр яралардан вафат булган Рөстәм Вәлиев һәм башка егетләребез өчен дога кылудан башланып китте.

Очрашуда район башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. Егетләребезне искә алып, эшлекле очрашуны догадан башлап җибәрүне хуплап, бүгенге көндә киләчәгебез өчен көрәшкән егетләргә исәнлек теләде ул. “Ислам дине – әхлак, тынычлык һәм камиллек дине. Динебез тарафыннан билгеләнгән кануннар да безне иң беренче чиратта дөрес яшәргә өйрәтә. Чыннан да, бүгенге көндә Ислам финанс инструментларына ихтияҗ зур. Әлеге сөйләшү бик файдалы булыр дип өметләнәм. Оештыручыларга, ерак араларны якын итеп килгән кардәшләргә рәхмәт” дип сәламләде ул катнашучыларны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International