Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары тарафыннан 2024 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары тарафыннан 2024 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды.

Быел Гарәфә көне – 15 июньгә, Корбан гаетенең беренче көне 16 июньгә туры килә (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне). Татарстан Диния нәзарәте шул хакта хәбәр итте дип яза Татар-информ. Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгарга 1 сәгать кала җыелырга, гает намазын кояш чыгып 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 16 июнь көнне кояш Актанышта 02:38 сәгатьтә чыга).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International