Район башлыгы Ленар Зарипов Чик сакчылары гаскәрләре көне белән котлады

2024 елның 28 мае, сишәмбе

28 май - чик сакчылары көне. Район башлыгы Ленар Зарипов чик сакчысы булып хезмәт иткән райондашларыбызны, шулай ук бүгенге көндә дә Ватаныбыз чикләрен саклаучыларны бәйрәмнәре белән тәбрикләп, ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Чик сакчыларының тырышлыгы белән дәүләтебез халкы тыныч яши. Алдагы көннәрдә дә барчабызга да тыныч тормышта яшәргә насыйп булсын. Сезгә исәнелек-саулык, гаиләрегезгә иминлек, муллык, бәхет телибез. Илебезнең күге һәрвакыт аяз, чикләребез ныклы кулларда булсын! Бәйрәм белән сезне егетләр!" диелә әлеге тәбрикләүдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International