Кичә, 6 октябрьдә, Яр Чаллы шәһәрендә Шамил Усманов урамында Актаныш районының авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Анда шәһәр мэры Васил Шәйхразыев һәм исполком җитәкчесе Фархад Латыйпов булдылар. Алар муниципаль район башлыгы Фаил Камаев белән ярминкәне карап йөрделәр, продукциянең ассортименты, бәяләре белән таныштылар, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралаштылар. Чаллылыларны һәм шәһзр кунакларын җыр-бию белән каршы алдылар, бәйрәм концерты әзерләнгән иде.
Чаллылыларны ярминкәдә сыйфатлы, таза продукциянең төрлелеге һәм күплеге, тубән бәяләр сөендерде. Шәһәр мэры Васил Шәйхразыев актанышлыларга авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашкан өчен рәхмәт белдерде.