Ленар Зарипов: Җиңү көне-Хәтер көне ул

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Актанышта Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган зур тантана узды. Чарада катнашучы Бөек Ватан сугышы, тыл һәм хезмәт ветераннарын, авылдашларыбызны һәм кайткан кунакларны район башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләде. 

"Җиңү көне – уртак хәтер көне. Ватан хакына  көрәштә  ятып  калган  9 меңнән  артык  райондашларыбызның  якты  истәлегенә  баш  иябез. Ватан өчен сугышларда катнашкан ветеран-фронтовикларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Тылда Җиңү яулаганнарның батырлыгына хөрмәтебезне белдерәбез. Аларның батырлыгы, ныклыгы һәм бурычларына тугрылыгы безнең өчен Ватанга чын мәхәббәт һәм киләчәк буын өчен җаваплылык үрнәге булачак" дип искәртте ул. 

Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган егетебез - Артем Шаяхов Батырлык ордены белән бүләкләнгән иде. Бүген бу зур дәүләт бүләген район башлыгы Ленар Зарипов әтисе Камил абыйга тапшырды. Артемның урыны җәннәттә булсын. Әтисенә, туганнарына сабырлык телибез. Безнең тыныч тормыш өчен неонацизмга каршы көрәштә башын салган егетләребез күңелләрдә һәрвакыт сакланыр. Аларның батырлыгы мәңгелек!

Бәйрәм тантанасы Парад белән дәвам итте. Быел аны беренчеләрдән булып балалар бакчасына йөрүче нәниләр ачты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International