Утта янган балачак

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Бүген Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йортында сугышның бар ачысын, ятимлекне татыган, өлкәннәр белән беррәттән Бөек Җиңүне якынайтуга өлеш кертеп тырыш хезмәт куйган райондашларыбызны хөрмәтләделәр. 

Бүгенге көндә безнең сафта атлаучы, яшь буынны үзләренең батырлыгы үрнәгендә тәрбияләүдә һаман да тынгы белмәүче 4 сугыш һәм 175 тыл ветераннары, 30 тол хатыннар, 1428 сугыш чоры балалары бар. Без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм безне сөендереп, арабызда мөмкин кадәр озаграк яшәүләрен  телибез. 

Ветераннарыбызны район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Алмаз улы тәбрикләде. Хезмәтләре өчен ихластан рәхмәт сүзләрен җиткереп, сәламәтлек һәм озын гомер теләде ул. 

Бөек Җинүнең кадерен берни белән дә бәяләп бетерерлек түгел, һәм берни белән дә алыштырып булмый. Безнең хөрмәтле ветераннарыбыз кылган батырлык ихтияр, патриотлык хәм рух бөеклеге символы ул.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International