Татарстан Республикасы Бөтенроссия гаилә учагы федераль проектында бик актив катнаша. 2 нче май көнне “Россия йөрәге” Бөтенроссия гаилә учагын Актаныштан Минзәләнең матур гаиләсенә тапшыру тантанасы узләренең куркәм юбилейларын каршы алган 50 ел бергә гомер кичеруче Ахмаев Тахир Зиннур улы хәм Вәсилә Гайсә кызының, 60 ел гомер кичеруче Шәймарданов Мөбәрәкҗан Шәймардан улы Мария Шәех кызының куркәм юбилейлары белән урелеп барды.Актаныштан гаилә учагын 10 елдан артык гомер кичеруче 3 бала тәрбияләп устергән Салиховлар гаиләсе 15 ел куркәм гаилә булып яшәгән 3 бала устеруче Галиевлар гаиләсенә тапшырды.
Чараны район ЗАГС булеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева алып барды.
Район башлыгы Ленар Зарипов чарага җыелган райондашларыбызны сәламләп, гаиләнең әһәмиятен, һәр кешенең язмышында тоткан урынын билгеләп, яшьләребезгә үрнәк булган матур гаиләләребезгә ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде. 50, 60 ел гомер кичергән парларыбызга рәхмәт хатлары , истәлек буләкләре тапшырылды. Тантаналы чара мәдәният хезмәткәрләренең җыр, моңнары белән урелеп барды.