Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев мәгариф хезмәткәрләрен, ветераннарын Укытучылар көне белән котлады

2013 елның 4 октябре, җомга

Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.

Сезнең авыр да, шул ук вакытта җаваплы да хезмәтегез бәяләп бетергесез. Еллар узган саен катлаулана барган эшегез сездән сабырлык һәм тырышлык таләп итә. Бала күңеленә салган белем орлыкларыгыз шытып, үсеп җимешләрен күргәнче күп көч сорала.

Нинди генә һөнәр иясе булсак та , без сезгә– хөрмәтле мөгаллимнәребезгә бурычлы. Үгет-нәсихәтләрегез безне еллар дәвамында озата бара, төпле киңәшләрегез һәрчак ярдәм итә. Көн саен үзгәреп торган тормыш алдыгызга бик күп бурычлар куя. Шуларны үтәп, сез камиллеккә омтылып , киләчәккә йөз тоткан, заманга ярашлы буын тәрбиялисез. Мәгариф өлкәсендә яңарышка омтылыш аеруча нык сизелә. Заманча мәгълүмати технологияләрне вакытында отып алган, аларны укучылар күңеленә сеңдергән укытучыларыбызга, тәрбиячеләребезгә без бик рәхмәтле.

Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре! Сезне бәйрәмегез белән тагын бер кат тәбрикләп, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, эшегезгә сөенеп баруыгызны, укучыларыгызның рәхмәтен ишетеп, уңышларга ирешеп, имин тормышта яшәвегезне телим.

Хезмәтегездән ямь һәм тәм табып, бала күңелен аңлап, аңа киләчәктә югалып калмаслык ныклы белем һәм тәрбия бирерсез дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International