27 апрель көнне Гаилә елы уңаеннан Актанышта КАРГАFEST “Карга туйга җыя” I район ачык фестивале узачак!
Гадәти карга боткасы булмаячак ул.
Һәр авыл җирлеге, оешма-предприятияләрдән, уку-укыту учрежденияләреннән 6 кешедән торган команда (аның эчендә гаиләләр булырга мөмкин) катнаша.
Команда үзенә бер кош төрен сайлап (сандугач, чыпчык, күгәрчен, сыерчык, саескан, песнәк, карлыгач һ.б.) киенеп “Карга туйга” килә. Алар 3 бәйгедә ярыша.
I бәйге:
Килгән командалар алдан билгеләнгән биләмәләренә урнаша. Үз командаларын , оялы биләмәсен һәм боткалы табынын , сыен яклый. Анда булырга тиеш :
- “Карга туе” йомыркасы (Адреслы киндер сюрприз - кызыклы тәкьдим булырга тиеш)
- “Карга боткасы кашыгы” (2 м дан да ким булмаган агач бәлки агач түгелдер –кашык. Үзенчәлекле тәкьдим итү хуплана )
- “ Оя” – һәр команда үз кошының оясын эшләп алып килә. ( Иң матур , үзенчәлекле , креатив, кызыклы бәлки бик затлы )
Бәйрәм “Карачкысы”н тәкьдим итү. Команданың үз фантазиясе белән ясала ( Карачкыга исем, кемнән, нәрсәдән саклый, бәясе һ.б.)
Карга боткасы - һәр команданың үзенчәлекле ботка пешерү рецепты һәм иң тәмле, креатив ботка ачыклана, аны зәвыклы итеп тәкьдим итү бәяләнә.
II бәйге:
- БАТТЛ “Язгы мәхәббәт аңлату” командаларның кара-каршы такмаклар әйтешүе.
2 куплет, “Агыйдел каты ага” көенә. Һәр команда чыгышын үз кошының телендә башлый.
- “Карга туе” - Флешмоб – Попурри
- “Ата каз” биюе - Капитаннар ярышы. Алдан әзерләп алып килә.
III бәйге:
Спорт ярышлары.
Бәйрәм чарасы 10:00 сәг. Актанышның Бүләк аланында башланып китәчәк.
Фестиваль нигезләмәсе: https://vk.com/doc57717605_675519530?hash=8wfr6m0YFkQxNoEKnY4NPJZWi6DYnDByDsJZ7AAuDWT&dl=85sUxysYEYt7VuDbz2Nz3hW588v1fKAeC1Hs1RxpX88