Актанышлылар Татарстан Республикасының «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының ачык республика телевизион фестивалендә катнаш алалар

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында яшь белгечләрнең иҗади потенциалын ачу максатыннан ел саен Р.Н. . Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасында эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман»ачык республика телевизион иҗат фестивале үткәрелә

Фестивальдә җитештерү тармаклары, социаль өлкә, сервис һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары хезмәткәрләре катнаша ала. Фестивальдә катнашучыларга таләпләр һәм аны оештыру турындагы нигезләмәләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 09.06.2016 № 386 «Татарстан Республикасы эшче яшьләр иҗатының еллык ачык республика телевизион фестивален үткәрү турында «Безнең заман»карары белән билгеләнгән.

Фестивальнең зона турлары 2024 елның октябрендә Әлмәт, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә, финал һәм Гала-концерт 2024 елның ноябрендә Казанда узачак..

Фестивальдә катнашу өчен 20 сентябрьгә кадәр Фестиваль сайтында гариза бирергә кирәк - www.bzzm.ru

Фестиваль турында барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган https://mpt.tatarstan.ru/ezhegodniy-otkritiy-respublikanskiy-televizionniy.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International