Район башлыгы Ленар Зарипов җирле үзидарәләр көне белән тәбрикләде

2024 елның 20 апреле, шимбә

21 апрель – җирле үзидарәләр көне. Район башлыгы Ленар Зарипов бу өлкәдә хезмәт куйган барлык райондашларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде:

“Хөрмәтле җирле үзидарә органнары ветераннары һәм хезмәткәрләре!

Муниципаль район Советы, Башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән Сезне Җирле үзидарәләр көне белән котлыйм.

Җирле үзидарә - район хакимиятенең ышанычлы таянычы. Сезнең төп байлык - киңкырлы белем, зур тормыш тәҗрибәсе, тырышлык һәм җаваплылык. Бу барлык куелган максат һәм бурычларга ирешү өчен төп ачкыч булып тора.

Халыкка иң якын дәрәҗәдәге иҗтимагый хакимият буларак, җирле үзидарәнең төп бурычларының берсе - халык белән элемтәдә булу, кеше мәнфәгатьләрендә эшләү. Бүгенге сәяси шартларда сезнең хезмәт аеруча әһәмияткә ия. Бүгенге вазгыять эшебездә яңа бурычлар һәм юнәлешләр куя.

Хөрмәтле коллегалар! Районыбызның матурлыгына, төзеклегенә битараф булмаган, халыкка яшәү өчен уңайлыклар тудыруга омтылган өчен җирле үзидарә органнары ветераннарына, авыл җирлеге башлыкларына, хезмәткәрләренә һәм халыкка чын күңелдән зур рәхмәтемне җиткерәм! Сезгә ныклы сәламәтлек, муллык, гаилә бәхете, бетмәс энергия, үҗәтлек, авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар телим” диелә әлеге тәбрикләүдә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International