“Балкыш” II республика фестиваленең 2нче гала-концерты башкалада үтте. Казан сәхнәсендә безнең осталарыбыз да балкыды, башкала тамашачысы Актанышның ирләр вокаль ансамбпен ( җитәкчесе- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мирзанур Фарухшин) бик җылы кабул итте.
Быел бу ветеран үзешчәннәребез коллективы Казанга чакырылды, анда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Балкыш” II республика фестиваленең йомгаклау гала-концерты булып, алар лауреат исеменә лаек булдылар. Ә яз көне үткән гала-концертта Иске Кормаш авылы мәдәният йорты “Хәзинә” бию ансамбле лауреат булган иде. “Балкыш” II республика фестиваленең йомгаклары буенча Актаныш районы ветераннар советы рәисе Мирсәлим Сәетов ТР Президентының Рәхмәте белән бүләкләнде.
I республика фестивале 2012 елда булган иде. Анда 3 меңнән артык үзешчән артист катнашты. Актанышның хатын-кызлар ансамбле һәм Робсон Мусин лауреат булдылар. Быел катнашучылар тагын да күбрәк-5 меңгә якын ветеран һәм 800 иҗади чыгыш