Район башлыгы Ленар Зарипов 57 бистәдә яңа төзелеп килгән урамнарның торышы белән танышты

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Район башлыгы Ленар Зарипов 57 бистәдә яңа төзелеп килгән урамнарның торышы белән танышты. Юлсызлыкка зарланулар шактый бу якларда.

Төзелеш эшләре ел да гөрләп бара, йортлар саны да күзгә күренеп арта. Хәзер инде юллар һәм урамнарны формалаштырып бетерү зарур. Ленар Рафак улы урамнарны тигезләп, ком җәеп кую кирәклеген ассызыклады. Билгеле ки, авыр техника йөргән, төзелешләр барган җирдә асфальт түшәп куюның мәгънәсе юк. Киләчәктә бу урамнарда да каты өслек булыр.

Төшкә таба 57 нче бистәдә авыр техника чыгып юлларны тигезли башлады инде.

Район башлыгы шулай ук, 57 бистәдә парк буласы урынны да карады. Ә бу ниятнең чынга ашуы безнең кулда. Шушы сылтама аша кереп http://gorodsreda.tatar.ru һәркем үз фикерен белдерә ала.  Вакыт күп калмады! Һәр тавыш мөһим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International