Ленар Зарипов: Сәяси һәм икътисади авыр чорда әлеге тәҗрибә уртаклашуның әһәмияте зур

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Актаныш технология техникумында ашлык базарының конъюнктурасын фаразлау һәм игенчелек продукциясенең сыйфатын арттыру буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегендә укулар башланып китте.

Биредә Татарстанның якын-тирә 17 район вәкилләре катнаша. Техникум кунакларны сыйлы табын һәм җыр-моң белән каршылады. Район башлыгы Ленар Рафак улы килгән кунакларны сәламләп авыр сәяси һәм икътисади чорда әлеге укуларның һәм тәҗрибә уртаклашуның әһәмиятен ассызыклады.

Укулар ике көн дәвам итәчәк. Бүген күзгә-күз карашып сөйләшү булса, иртәгә дистанцион рәвештә дәвам итәчәк ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International