Район башлыгы Ленар Зарипов барлык райондашларыбызны Ураза гаете белән котлый

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да изге Ураза гаете белән ихлас күңелдән котлыйм!
Рамазан ае - ул рухи кыйммәтләрне һәм әхлак сыйфатларын камилләштерү чоры. Әлеге айның төп мәгънәсе - яхшылык кылуда. Бу изге көннәрдә һәр мөэмин-мөселман ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ булганнарга, ялгызларга һәм авыруларга ярдәм итәргә ашыга. Чөнки тормышыбызның әхлакый чисталыгына бары тик игелекле гамәлләр аша гына ирешеп була. Якты уйлар һәм изге гамәлләр безнең гомерлек юлдашыбыз булсын. 

Ураза бәйрәме һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен, барчабызның да өметләре аклансын, күңелләребезгә тынычлык иңсен! Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын. Дөньялар тынычланып, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар.

Изге Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезне арттырсын, йөрәкләребезгә җан җылысы, сөенеч, игелек һәм мәхәббәт нуры өстә­сен, тормышыгызга - ямь, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар китерсен. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык һәм бәрәкәт телим.

Ихтирам белән, Ленар ЗАРИПОВ

Актаныш муниципаль район Башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International