Чисталык икеайлыгы кысаларында Актаныш авылының үзәк паркларында эш кайный

2024 елның 5 апреле, җомга

 Чисталык икеайлыгы кысаларында Актаныш авылының үзәк паркларында эш кайный. Шулай ук җәяүлеләр юллары да чистартыла.  

Йорт һәм бина яннарындагы карларны тарату да дәвам итә. Бу эшкә шәхси йортларда яшәүчеләр дә кушылсын иде.  Авыл җирлекләрендә дә тәүге язгы өмәләр башланып китте.  

Үзебез тәртипкә салмасак, берәү дә килеп җыештырып китмәс. Язны чисталык һәм яхшы кәеф белән каршыласак иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International