Тәкмәк авылында яшәүче Фатихова Рәкыйга Фатих кызы бүген үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 95 яшьлек олы юбилеен каршылады

2024 елның 5 апреле, җомга

Тәкмәк авылында яшәүче Фатихова Рәкыйга Фатих кызы бүген үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 95 яшьлек олы юбилеен каршылады. Юбилярны истәлекле көне белән район Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева тәбрикләде.

Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улының һәм район хакимиятенең котлауларын вә бүләкләрен җиткерде ул.

Без дә юбилярны ихластан туган көне белән тәбрик итәбез! Һәр туар таңнарны сөенечле хәбәрләр белән генә каршылап, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәргә насыйп итсен Ходай!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International