Республикада 1 апрельдән чисталык икеайлыгы башланып китте. Аның кысаларында барлык авылларда чисталыкны тикшерү буенча Актаныш районы административ комиссиясенең рейдлары узачак.
Ел башыннан административ комиссия тарафыннан 12 протокол төзелгән инде. Аларның 3 сенә материал эчке эшләр бүлегеннән керде, 9ы Актаныш муниципаль районы буенча выездлар вакытында инфраструктура һәм юридик бүлек тарафыннан язылды.
Район халкын кисәтеп, шуны әйтәсе килә. Штрафлар суммасы бик саллы. Әйткәннәргә, кисәтүләргә битараф булмыйк. Чисталыкны саклыйк. Капка төпләрен, йорт тирәләрендә тыкрыкларны тәртипкә салыйк. Мондый күңелсез күренешләргә юл куймыйк.