Актанышлылар 2025 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирә ала

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Актанышлылар 2025 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирә ала. Сораштыру «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.

Ул 2024 елның 30 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Алдагы елда 57 бистәдә бар уңайлыклары да булган парк төзү планлаштырылган иде. Әлеге ниятнең чынга ашуы сезнең кулда! Әлегә сораштыруда 1800 райондашыбыз катнашкан. Ә безгә 3 000 тавыш җыярга кирәк. Шуңа да, хөрмәтле райондашлар, сездән активлык сорыйбыз!

Шушы сылтама аша кереп gorodsreda.tatar.ru үз фикерегезне калдырырга була. Актаныш районында яшәүче 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше тавыш бирүдә катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International