Актанышта бүген, Украина территориясендә махсус операция барышында һәлак булган авылдашыбыз Латыйпов Фәнис Фәләх улы белән хушлаштылар.
Матәм мәрәсимендә район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Ильясов, Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы депутаты Альберт Хәбибуллин, Әфган сугышы һәм Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар, мәрхүмнең якыннары, дуслары, хезмәттәшләре катнашты.
Фәнис 1984 елның 15 сентябрендә Актаныш авылында туган. 2000-2003 елларда Актаныш технология техникумында урта махсус белем ала. “Актаныш икмәк кабул итү" предприятиясендә хезмәт куя.
2023 елның 15 сентябрендә контракт буенча хәрби хезмәткә алынып, махсус хәрби операциягә җибәрелә. Үзәк хәрби округының 2 нче гвардия гомуми гаскәр армиясенең 30 нчы аерым мотоукчылар бригадасыда хезмәт куя.
2024 елның 11 март көнендә, бик күп егетләребез башын салган Авдеевка өчен барган каты бәрелешләрдә яраланып һәлак була.
Фәниснең әти-әнисе, кызларының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын. Ул безнең күңелләрдә, илебез тынычлыгы өчен неонацизм белән көрәшкән батыр сугышчы, чын каһарман булып мәңгелеккә сакланыр.