Ринат Гайнанов Россиякүләм ярышларда бронза медаленә ия булды

2024 елның 30 марты, шимбә

Район башлыгы Ленар Зарипов Кисловодск шәһәрендә узган Россиякүләм ярышларда Татарстан данын яклап бронза медаленә ия булган яшь спортчыбыз Ринат Гайнановны җиңү белән котлады.

Бу көннәрдә Кисловодск шәһәрендә  спортчылар өчен җиңел атлетика буенча уку-күнекмә чаралары уза. Ул Россия укучыларының XII җәйге Спартакиадасына, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы беренчелегенә әзерлек буларак та үткүрелү.

Биредә Актаныштан яшь, өметле спортчы кызыбыз Чулпан Ибраһимова да катнаша.

Спортчыларыбызның остазы район ГТО тест үзәге җитәкчесе Равил Хаҗиев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International