Район икътисадының үсешендә кече һәм урта бизнес зур урын алып тора.
Җирлектә 636 хуҗалык итүче субъект үз эшчәнлеген алып бара, аларда 5 мең 178 хезмәткәр эшли. Актаныш муниципаль районы 1000 кешегә исәпләгәндә кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр саны буенча республика рейтингында 11 нче урынны алып тора. Тулаем территориаль продукт күләмендә кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 22,5 % тәшкил итә.
Үзмәшгүльләр саны 1 мең 704 кешегә җитте. Алар барлык федераль һәм региональ ярдәм чараларыннан актив файдалана. 2 млн 800 мең сумнан артык ташламалы кредит, шулай ук социаль яклау аша үз эшләрен ачу өчен 10 млн. сум күләмендә 34 гражданга субсидия бирелде. Әлеге күрсәткеч буенча район, республика рейтингында 1 урында.
Эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләрен үз вакытында хәл итү максатыннан, ел дәвамында төрле мәгълүматләр вакытында җиткерелеп, ярдәм алуда булышлык күрсәтелде.
Ел йомгаклары буенча район эшмәкәрләре Федераль һәм Республика программаларыннан актив файдаланып үз эшен үстерүгә 256 млн. 850 мең сум ярдәм алды. 2023 елга ваклап сату әйләнеше күләмен узган ел белән чагыштырганда 4% ка артты һәм 2 млрд. 800 млн. сум тәшкил итте.
Кече һәм урта бизнесны үстерүнең төп резервы “Актаныш” сәнәгать паркында ята. 2023 нче елның октябрь аенда безнең, парк кураторы - Татарстан Республикасының Инвестицион венчур фонды белән берлектә, “Актаныш”сәнәгать паркы аккредитация үтте. Хәзер паркка өстәмә резидентлар җәлеп итү белән шөгылләнәбез. Тиздән ике зур 600 кв.метрга исәпләнгән ике ангар сафка басачак, ИП “Фардиев” төзелешен башлап җибәрәчәк. Бүгенге көндә 11 резидент үз эшчәнлеген әлеге территориядә алып бара, паркның тулылыгы 35,8% тәшкил итә. Максат, паркның эшен тулы куәтенә җибәрү.
Эшмәкәрлектә икътисади үсеш факторларының берсе - өстәмә сату каналларын булдыру. Электрон кибет әйләнеше ай саен арта бара, онлайн сатып алулар гражданнар арасында популяр. "Республика маркетинг үзәге" агрегаторында 127 эшмәкәребез үз продукциясен электрон сәүдә мәйданчыклары аша тәкъдим итә, уңышлы эш алып баралар.
Актаныш муниципаль районы икенче ел рәттән, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үткәргән «Россия сәүдәсе» федераль конкурсында катнашып «Иң яхшы ярминкә» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.