Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакирова Раниза Митьян кызы максатчан юнәлеш буенча укырга теләк белдерүче укучылар белән түгәрәк өстәл янында очрашты.
Очрашуда мәктәп директорлары, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, укучыларның әти-әниләре дә катнашты.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе укучыларга, аларның ата-аналарына киңәшләрен бирде һәм максатчан укырга керү турындагы яңалыклар белән таныштырды.