Актанышта районкүләм ифтар узды

2024 елның 22 марты, җомга

21 март көнне "Батыр" спорт сараенда районкүләм Ифтар мәҗлесе узды.

Биредә 500 кешелек ризык әзерләнгән иде. Халыкка уңайлы булсын өчен 57 нче, МТС бистәләреннән махсус автобуслар куелган иде. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин һәм "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ифтар мәҗлесендә катнашучыларга изге теләкләрен җиткерделәр. 

Мәҗлескә килгәннәр намаз укып,вәгазьн тыңлап, дога кылып, бергәләп авыз ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International