Актаныш районында коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Актаныш районы хакимиятендә район башлыгы Зарипов Ленар Рафак улы рәислегендә коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәрдиев Айдар Фәнис улы 2023 елда Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук 2015-2024 елларга коррупциягә каршы комплекслы программаның үтәлешенә анализ ясады.

Районның Контроль-хисап палатасының 2023 елдагы эшчәнлеге, тикшерү нәтиҗәләре буенча кертелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен контрольдә тоту, хокук бозуларны кисәтү, бетерү буенча күрелгән чараларның тулылыгы һәм вакытында булуы турындагы мәсьәләләр буенча Актаныш муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе Яинова Мәрьям чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында шулай ук Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының сатып алулар бүлеге башлыгы Шакирова Алия һәм Татарстан Республикасында КФҮ ДБУның Актаныш филиалы бүлеге башлыгы Фәрхетдинова Райлә чыгышлары тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International