Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре  узды

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

 Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә   “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре  уткәрелде.  Очрашуның кунаклары –   Актаныш гимназиясенен өлкән сыйныф   укучылары булды.

Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр, ЗАГС эшендә булган яңалыклар турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты. Гаилә кору , корган гаиләне саклап яшәу турында сөйләп,   гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде.

Егетләр, кызлар психолог Фәхимә Зиннур кызы Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы  имам –хатыйбы  Р.Мортазин катнашында  “Ничек бәхетле гаилә корырга ?” дигән темага багышланган  түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълумат алдылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева  кызлар, егетләргә үзенең  изге теләкләрен җиткерде,  укуларында уңышлар теләде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International