Бүген Актаныш муниципаль районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча киңәшмә узды

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Бүген "Алмазагротрейд" җәмгыятенең Чәчер бүлекчәсендә язгы кыр эшләренә әзерлек буенча гамәли киңәшмә узды. Сөйләшүдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашты.

Мондый очрашулар игенчеләребезгә тәҗрибә уртаклашу өчен бик кулай. Чәчер бүлекчәсендә элек-электән җирдә фәнни яктан якын килеп эшлиләр. Уңышлары да сөенерлек.

Сөйләшү барышында игенчелек технологияләре буенча фикер алыштылар, агротехник таләпләр искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International