Уразай авылында үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән сугышчы белән хушлаштылар

2024 елның 19 марты, сишәмбе

Бүген Уразай авылында тагын бер батыр егетебез – махсус хәрби операциядә һаләк булган Шәяхов Артем Камил улы белән хушлаштылар. Ул сугыш бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнгән чын героебыз.

Матәм мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, мәрхүмнең якыннары, дуслары, авылдашлары катнашты.

“Бу кайгылы көнне нинди генә сүз әйтсәң дә аздыр. Һәрбер егетебез йөрәк аша уза. Алар безнең тынычлыгыбызны, бүгенге яшәешебезне яклап, саклап һаләк булган чын батырларыбыз. Камил абый, мәрхүмнең туганнары, якыннары авыр кайгыгызны уртаклашабыз. Артемның авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Ул мәңгелеккә безнең хәтердә батыр егет булып сакланыр” дип кайгы уртаклашты Ленар Рафак улы.

 

Шәяхов Артем Камил улы 1985 елның 13 декабрендә Бакалы районы Бакалы авылында туган. 2002 елда биредә мәктәпне тәмамлап, аннан техникумда белем ала.

2005 елда әтисе һәм тагын өч абыйсы белән Актаныш районы Уразай авылына күченәләр. «Нур» хуҗалыгында төрле эшләрдә, аннан “ЧОП” ҖЧҖендә хезмәт куя.

 

2023 елның 2 маенда контракт буенча хәрби хезмәткә алына. Агымдагы елның 24 февралендә Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы территориясендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак була.

Артемның якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәт түрләрендә булсын.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International