18 марттан 31 мартка кадәр Пучы авылында "Мобиль поликлиника" эшлиячәк.
Пациентларны кардиолог, эндокринолог, невролог, хирург-онколог, акушер, гинеколог, офтальмолог, уролог кебек тар профильле белгечләр кабул итә.
Үз авылыңда, шәһәргә барып тормыйча, мондый тикшеренүләр үтү бик уңайлы. Мөмкинлектән файдаланып барлык якын-тирә авылларында яшәүчеләр дә бара ала.
Узган ел күчмә поликлиникалар Татарстанның 29 районында, 145 торак пунктта хезмәт күрсәттеләр. Барлыгы 31 308 кеше каралган, шуларның 13 754е (43,9%) диспансерлаштыруның икенче этабы барышында.
"Тәгәрмәчле" поликлиниканың эшчәнлеге «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Татарстан Республикасында беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.