15 март көнне сайлау участоклары иртәнге 8:00 сәгатьтән үз эшләрен башлап җибәргән иде. Район башлыгы Ленар Зарипов тормыш иптәше Гөлнар ханым белән тәүгеләрдән булып тавыш бирделәр.
"Президент илебезнең дәүләт хакимияте системасында төп роль уйный. Кораллы көчләрнең югары баш командующие, бу хәзерге вакытта аеруча мөһим.
Президентлыкка кандидатлар өчен тавыш биреп, без үзебезнең, балаларыбызның киләчәген сайлыйбыз. Һәм биредә һәрберебезнең тавышы мөһим. Аеруча яшьләребез актив булыр дип өметләнәм.
Район халкы элек-электән хезмәттә дә, бәйрәмнәрдә дә сынатмый. Сайлау көннәрендә дә бердәм, һәрвакыттагыча актив булып катнашып, җитди, уйланган карар кабул итәрсез дип ышанам!
Сезгә саулык-сәламәтлек, иминлек һәм күңел күтәренкелеге телим" дип ассызыклады Ленар Рафак улы.