БЕРЕНЧЕ МАШИНАНЫ АКТАНЫШЛЫЛАР ОТТЫ

2024 елның 16 марты, шимбә

15 март көнне #ТатарстанАлга #Всейсемьейнавыборы фотоконкурсының беренче җиңүчесен игълан иттеләр!

Lada Vesta автомобилен Яңа Кормаш авылында яшәүче Алмаз һәм Флүдә Гардисламовлар отты.

Алмаз Суыксу авылының янгын сакчылыгы бүлегендә хезмәт куя, Флүдә Гардисламова Тат. Ямалы мәктәбендә укыта. Райондашларыбыз өчен чын күңелдән сөенеп, ихластан котлыйбыз! Алда әле тагын 2 көн, 2 машина бар! Кем белгән, бәлки бу юлы бәхет нәкъ сезгә елмаер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International