Районкүләм ифтар, быел 21 март көнне 17:00 сәг. “Батыр” спорт комплексында узачак. Һәрелдагыча, ураза тотучы райондашларыбыз биредә җыелып вәгазь тыңлаячак, бергәләп авыз ачу һәм җәмәгать белән ахшам намазы уку булачак. Һәркем үз намазлыгын алып килсә яхшы булыр иде.
Ифтарга баручыларга махсус автобус маршрутлары куелачак. 16:30 сәг. Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йорты һәм РТС бистәсендәге “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле мәдәният йорты яныннан, шулай ук 57 нче бистәдә "Остаз" кибете яныннан кузгалачак алар.