Махсус хәрби операциядә катнашкан райондашыбыз, яраланып, бүгенге көндә туган якларда дәва алып яткан Яңа Әлем авылы егете Инсаф Әхмәдгалиев илебез киләчәген сайлап тавыш бирде.
"Бүген илебез зур сынаулар алдында тора. Һәм бүген без бердәм һәм бергә булырга тиеш. Шулай булганда гына Җиңүгә ирешә алачакбыз.
Бүген мин илебезнең азатлыгы бәйсезлеге өчен тавыш бирдем. Россия белән көчле җитәкче идарә итәргә тиеш. Дөреслек безнең якта һәм Җиңү дә безнеке булачак" ди ул.