Табанлыкүл һәм Татар Ямалысы авылларында бүген яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды

2024 елның 15 марты, җомга

Табанлыкүл һәм Татар Ямалысы авылларында бүген өр-яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Ачу тантаналарында катнашкан район башлыгы Ленар Зарипов авыл халкын ихластан бәйрәм белән котлады:

"Бүген чыннан да бәйрәм. Ә сездә ул икеләтә бәйрәм! Беренчедән илебез президентын сайлыйбыз. Бу, киләчәгебезне билгеләгән бик мөһим вакыйга. Икенчедән сезнең авылда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Авыл халкы өчен, сәламәтлеге, иминлеге өчен зур мөмкинлекләр бирә ул. Әлеге биналарга авырып түгел, сәламәтлекне кайгыртып диспансеризациягә генә киләргә язсын. Авылларыбызда фельдшер-акушерлык пунктларын яңартуда ярдәм күрсәткән республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улына, сәламәтлек саклау министрлыгына ихластан рәхмәт" - дип тәбрикләүләрен җиткерде ул.

Актаныш районында бүгенге көндә 17 яңа ФАП сафка басты, дистәдән артыгы капиталь төзекләндерелде. Болар барсыда илебездә гамәлгә куелган "Сәламәтлек" милли проекты кысаларында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International