Ленар Зарипов: Йөк автомобильләре өчен юллар ябылыр алдыннан оешмаларга, предприятиеләргә һәм хуҗалык җитәкчеләренә рәсми рәвештә хәбәр итәргә кирәк. Язгы кыр эшләренә әзерлек бара

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Бүген хакимияттә башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Рөстәм Алмаз улы язга кергәндә юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча таләләрне искәртте.

Шулай ук, су басу куркынычы булган урыннарда игътибарны арттыру зарурлыгын ассызыклады. Авыр йөк ташучы автомобильлләре дә юлларга зур зыян сала. Бу мәсьәлә буенча да чаралар күрү кирәклеге искәртелде.

 

Район башлыгы Ленар Зарипов утырыш барышында тәүге бурыч һәм максатларны билгеләп: "Йөк машиналары өчен юлларны япканчы, район оешма-предприятиеләренә, хуҗалык җитәкчеләренә рәсми хәбәр бирергә кирәк. Язгы кыр эшләренә әзерлек бара, алар алдан чарасын күрергә тиеш. Район үзәгендә һәм җирлекләрдә җәяүлеләр юлы, урам киселешләрен кар өемнәреннән чистартырга кирәк. Тиздән язгы каникуллар башлана, балаларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртеп, ялларны исән-имин үткәрергә кирәк. Шулай ук тиздән скутер, мотоцикллар чыга башлаячак. Аларга йөрер өчен махсус урын, яки берәр чара оештыру зарур. Моны булдыру әһәмиятле бурычларның берсе" дип искәртте

 

Ел башыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан район юлларында исерек килеш руль артына утырган 7 кеше тоткарланган (2023 елда 11 иде).

Аларның 2 се кабат алкоголь эчемлек кулланып рульгә утырганнар. 2015 елның 1 июленнән бу хокук бозу Җинаять кодексына керә.

Исерек килеш кабат руль артына утырган өчен:

  • 300 мең сумга кадәр штраф.
  • 3 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү.
  • 2 ел төрмә җәзасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International