Бүген "Ташкын" хуҗалыгында хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр катнашында традицион күрсәтмә техник карау узды.
Чарада район башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. "Техниканың төзеклеге - яхшы уңыш нигезе генә түгел, иминлек нигезе. Бу иң беренче чиратта үзебез өчен, шушы техникалардан йөргән кешеләр өчен кирәк. Язгы кыр эшләренә җиң сызганганчы, әлеге эшкә җаваплы карап хуҗалыклардагы һәр техниканы тиешле таләпләргә китереп бетерү зарур" дип ассызыклады ул.
Техник карау барышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов барлык катнашучыларны техник караулар үткәрүгә куела торган таләпләр белән таныштырды. Тракторларга һәм тагылмаларга техник карау узу тәртибе күрсәтелде.
Техник караулар график нигезендә 10 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.