Татар Суыксу авылында ярым әзер ит продукциясен җитештерү цехы ачылды

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Изге Рамазан аенда Татар Суыксу авылында ярым әзер ит продукциясен җитештерү цехы ачылды. Эльвира Альберт кызы җитәкчелегендәге "Агыйдел" кооперативында казылык, пилмән, ярым әзер камыр ризыклары, ысланган итләр һәм башка бик күп төр продукция җитештерәчәкләр.

Ачу тантанасында район башлыгы Зарипов Ленар Рафак улы, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенция үзәге» ДБУ директоры Шувалова Диләрә Даниял кызы, «Унипарк» ҖЧҖ генераль директоры Шакиров Марат Хәйдәр улы һәм «Унипарк» ҖЧҖ үсеш буенча директоры Исхаков Артур Альберт улы, күп санлы авылдашлары, кунаклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International