11 март көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Мөхтәр Мутин исемендәге театр фестиваленә йомгак ясалды.
Жюри тарафыннан 41 сәхнә әсәре каралды. Аларда 250 дән артык райондашыбыз уйнады.
Күп кенә спектакльләрдә гаиләләп катнаштылар.
Йомгаклау тантанасында аларның һәрберсе янә сәхнәгә менеп хөрмәтләнде.
Гаилә елы уңаеннан район башлыгы Ленар Зарипов 43 гаиләгә махсус бүләкләрен тапшырды.
Ә нәтиҗәләргә килгәндә, алар түбәндәгечә:
Авыл мәдәният йортлары драма коллективлары арасында:
3 урын - Тат. Суксу, Мари Суксу мәдәният йорты- Р.Зайдулланың “Татарча өйләнү” әсәре өчен.
3 урын - Теләкәй үзешчән коллективы А.Әхмгтгалиеваның “Бәхет агачы” драмасы өчен.
1 урын - Яңа Әлем авылы үзешчән коллективы А.Гыйләҗевнең “Яра” драмасы өчен.
Халык театры коллективлары арасында:
1 урынга 3 халык театры лаек булды:
Иске Богады халык театры Т. Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясе өчен, Киров халык театры Ф. Бурнашның “Яшь йөрәкләр”комедиясе өчен, Иске Кормаш халык театры А.Әхмәтгалиеваның “Капка” драмасы өчен.
2 урында - Т. Миңнуллинның “Мулла” драмасы белән Пучы халык театры.
3 урында - Иске Байсар халык театры Д. Салиховның “Туй күлмәгем, соңгы бүләгем” драмасы белән. Сәфәр халык театры И. Юзеевның "Онытылмас бәет" драмасы белән.