11 март көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә 40 еллык тарихы булган Иске Богады халык театры Туфан ага Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" моңсу комедиясен тәкъдим итте.
Күңелләрне тибрәндереп, бер утка, бер суга салып, елатып, көлдереп, бер сулышта узды ул. Әле җитми дә калды кебек...
Әлмәндәр карт ролен башкаручы Илфак Гаянов сәхнәдә уйнамады - яшәде.
Гомумән, кайсы гына рольне алсаң да, һәрберсе үз югарылыгында башкарылды. Ул грим, сәхнә киеме дисеңме - искиткеч. Хәер, моны сөйләргә түгел, күрергә кирәк иде. Ихластан рәхмәт аларга!