"Ак инеш" бию ансамбле коллективы "Патриот - артист. Севастополь шәһәре" медале белән бүләкләнде. Яшь татарстанлылар өчен махсус Кара диңгез флоты офицерлары берлеге тарафыннан булдырылган бүләк ул.
Җәй көне яшь биючеләребез Севастополь шәһәрендә махсус хәрби операциядә катнашкан сугышчылар, офицерлар һәм Кара диңгез флоты матрослары алдында чыгыш ясаган иде..jpg)