Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен Актаныш районында тагын бер социаль ярдәм чарасы кертелде - алар җәмәгать транспортында бушлай йөри ала.
Моңа чаклы белем бирү учрежденияләрендә бушка туклану, өстәмә белем алу (түгәрәкләр), җәйге ял аланнары бушка иде. Шулай ук ата-аналар балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителгән иде.
Хәрбиләрнең якыннарына социаль яклау бүлеге аша ял йортларына юллама алу һәм җир салымнарыннан азат ителү кебек ярдәмнәр дә каралган.