Район башлыгы дәүләт бүләкләрен тапшырды

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән, авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүе, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы буенча «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе филиалының Актаныш район бүлеге агрономы Мостаева Илүзә Мәхтүм кызына “Татарстан Республикасының  Атказанган агрономы” дигән мактаулы исем бирелде.  

Татарстан республикасы Актаныш муниципаль районында жирле үзидарәне үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Түке авыл җирлеге секретаре Галимова Зөлфирә Сабирҗан кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Балалар сәнгать мәктәбе остазы Галимова Ләйлә Ренарт кызы Татарстан Республикасы Мәдәният министры Указы белән “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” билгесе белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International