Ленар Зарипов: "Булганыгыз өчен рәхмәт..."

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Район мәдәният йортында бүген Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган матур чара узды. Бәйрәмгә килгән һәр нәфис затны егетләребез, яз һәм бәйрәм символы булган ләлә чәчәге белән каршылады. Тантанада, махсус хәрби операциядә булган райондашларыбызның якыннары да катнашты. Район башлыгы Ленар Зарипов аларга һәм гомумән барлык нәфис затларыбызга ихластан рәхмәт әйтеп бәйрәм белән тәбрикләде.

"Дөньяга яктылыкны да, мәхәббәтне дә, матурлыкны да бүләк иткән затлар гына түгел, барыбызга да тормыш бүләк иткән, беренче адымнарга өндәгән нәфис затларыбыз сез! Без шуның өчен сезгә чиксез рәхмәтле. Бүгенге залда яу кырларында булган егетләребезнең якыннары да утыра. Сезнең алда ихластан рәхмәт әйтеп баш иябез! Горурлыгыбыз булган батыр уллар үстергәнегез өчен ихластан рәхмәт! Теләк бер генә - дөньялар тынычланып исән-имин әйләнеп кайтсыннар. бәйрәмнәрдә бергә җыелып каршы алырга язсын" дип ихлас теләкләрен җиткерде ул.

Бәйрәм тантанасы "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең матур концерты белән дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International