2 март көнне Әфган сугышында һәм Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарыбыз Ә. Авзалова исемендәге район мәдәният йортында зур хәйрия концерты оештырды.
Концертта ветераннарыбызның якыннары, Чуракай, Киров мәктәбе укучылары һәм Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбе курсантлары да катнашты.
"Батырлар кайтавазы" исеме астында узган чарадан кергән акчалар махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә ярдәм буларак юнәлдерелде.