Актанышта язгы ташуга әзерлек башланды

2024 елның 1 марты, җомга

Язның якынлашуы көннән-көн сизелә. Быел ничек киләсен әлегә берәү дә фаразлый алмый. Кар күп булды. Кинәт җылытып, эретеп җибәрсә су басу куркынычы да бар. 

Бүген район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелегендә язгы ташу чорында күңелсез хәлләрне кисәтү буенча гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы узды. 

Рөстәм Алмаз улы район үзәгендә һәм җирлекләрдә су үткәргеч торбаларны чистарту, энергетика, газ объектларын, транспорт комплексын, гидротехник корылмаларны тиешенчә әзерләү зарурлыгын ассызыклады. 

Шулай ук кар-боздан ачылып килгән юлларның да төзеклеген тәэмин итәргә кирәк. Бу эшләрне беренче чиратта мәктәп маршрутларында башкару кирәклеген искәртте ул. 

Шәхси йортларда яшәүчеләр дә әлеге вазгыяткә битараф калмый үз йорт тирәләрен кардан арындырып, су юлларын ачып куйсыннар иде. Ялгыз яшәүче ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне, өлкән яшьтәге әби-бабайларны да игътибардан читтә калдырырга ярамый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International