Бүген Уразай авылында махсус хәрби операциядә һаләк булган райондашыбыз Фәйзуллин Айзат Вәсим улы белән хушлаштылар.
Батыр сугышчыны соңгы юлга озатырга туганнары, сыйныфташлары, сугышчан дуслары, күпсанлы авылдашлары килгән иде. Матәм мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. Айзатның якыннарының авыр кайгысын уртаклашып, сабырлык теләде ул. Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә исәнлек-саулык теләп ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Саубуллашу митингында катнашкан Казан шәһәрендәге Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Хуҗаҗан улы барлык якташларыбыз исеменнән кайгы уртаклашты.
КЫСКАЧА БЕЛЕШМӘ:
Фәйзуллин Айзат Вәсим улы 1979 елның 4 декабрендә Актаныш районы Мерәс авылында туган. Уразай урта мәктәбен тәмамлагач, 1998-2000 елларда армия сафларында хезмәт итә.
2000 елда контракт буенча Чечен Республикасында була, анда «Батырлык» ордены белән бүләкләнә.
2007-2008 елларда Грузиядә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Соңгы елларда Казанда эшли.
2022 елның 25 сентябрендә өлешчә мобилизация кысаларында Украинада барган махсус хәрби операциягә китә.
2023 елның 20 декабрендә үз хәрби бурычларын үтәгәндә каты яраланып һәлак була.